Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Бергә күңелле» исеме астында өстәл уеннары

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 нчы елның 3 апрелендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Бергә күңелле» исеме астында өстәл уеннарын үткәрде.

Максат: өйрәнү һәм уен эшчәнлегенә мотивацияне үстерү.

Бурычлар:

 - өстәл уеннары өлкәсендә балаларның күзаллауларын киңәйтү;

 - игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик һәм иҗади фикерләүне үстерү;

 - яшьтәшләренә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Өстәл уеннары- ул актив хәрәкәт таләп итми торган уеннар. Өстәл артында уйный торган уеннарга, күзәтүчәнлек, фикерләү, игътибар, хәтер кирәк. Алар үз эченә түбәндәге уеннарны алалар: домино, шахмат, төрле башваткычлар, шакмаклар, нарда, лото, шашка һәм башкалар. Шакмак һәм фишкалар белән уйнау бик файдалы, өстәвенә, алар төрле осталык һәм күнекмәләр үстерә: беренчедән, бу-социаль күнекмәләр; икенчедән, өстәл уеннары кул чуклары күнекмәләрен һәм хәрәкәтләрне координацияләүне бик яхшы үстерә; өченчедән- игътибарлылык үсеше.

Дәрес башында тәрбияче балаларны өстәл уеннары һәм аларның уен кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар «Йорт хайваннары " исемле лото кебек уеннар уйнадылар. Тәрбияче балаларга уен карточкалары таратты. Аннары алар чиратлап йорт хайваннары сурәтләнгән лотоларны алып, аларны кирәкле карточкага куйдылар. Шулай ук пазллар җыйдылар, шакмак һәм фишкалар белән уеннар уйнадылар. Балалар  бу өстәл уеннарын уйнап, бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International