Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында -"Акватерапия» технологиясе кертелде. "Дельфин» спорт комплексы белән килешү төзелде, аның нигезендә социаль хезмәт алучылар атна саен инструктор Зөлфия Таһирова белән бассейнга йөриләр.
8 апрельда Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиуллин Габдельбәр Сибгат улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
5 апрель көнне "Өмет" психологик-педагогик хезмәте психологлары Портнова А. В., Зәйнәгетдинова А. Р., Йосыпова З. И. һәм Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Прохорова А. В. 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында суицидаль тотышны профилактикалау, шулай ук яшүсмерләр арасында үз-үзеңне бәяләү һәм буллингны (җәберләү) булдырмау мәсьәләләре буенча укытучылар белән тренинг үткәрделәр.
“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы өлкәннәр белән “Әтиләр һәм балалар” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.
Саба муниципаль районында ветераннарның һәм пенсионерларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау күркәм традициягә әверелде. 7 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортынада яшәүче Уразова Наилә Шамсетдин кызына 90 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Саба муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хурмат улы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау идәрәсе начальнигы Хуҗин Марсель Мәгъфур улы котлады.
Электрон рәвештә күрсәтелүче хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан, Арча районы белем бирү оешмаларының ата-аналар җыелышларында халык белән очрашулар дәвам итә.
2019 елның 8 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Кошларны ашатырга онытма” дигән акция узды.
Балтач җирлегендә яшәүче Әсхәтдинова Разыя Әүхәди кызына 6 апрель көнне 95 яшь тулды.
Язгы кояшлы һава торышы социаль хезмәтләр алучыларга урамда җыелырга мөмкинлек бирде, спорт-уен чарасында катнашу өчен,"табибларсыз сәламәт бул!"ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара
«Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты»нда яшәүче «Модульле оригами» техникасы белән эшләнгән «Бәхет дөньяны ярата» картинасы Төмән шәһәрендә узган «Бәхетле кешеләр-бәхетле дөнья» Халыкара белем бирү фестивале кысаларында уздырылган күргәзмәдә Гран – при алды.