08 нче апрель 2019 нчы ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер сыйныфында социаль хезмәт алучычыларга «Рунетның туган көне» дигән темага ачык чара уздырды.
Елда, яз ,Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортында, территорияне тәртипкә салу, төзекләндерү чаралары традициягә кергән. Бу чарада учреждение хезмәткәрләре белән беррәттән интернат – йортта яшәүчеләрдә катнаша.
Төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган олылар, картлар йортында торып урын һәм тәрбия таптылар. Алар өчен монда туган йорт. Башкалар белән аралашып вакытларын үткәрәләр. Хәлләреннән килгәнчә, территорияне төзекләндерү чараларындада катнаштылар.
5 апрель көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэлевна «Әкиятләр сандыгы» исеме астында күңелле уеннар үткәрде.
Сәламәтлек-кеше тормышында иң төп кыйммәтләрнең берсе. 7 апрельдә дөньяда Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.
2019 нчы елның 4 нче апрелендә, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә педагог-психолог Илмира Әюпова яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны кисәтү буенча « Юк! – сүзен әйтә бел. Критик фикерләү күнекмәләре» дип исемләнгән тренинг үткәрде.
Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Бөтендөнья сәламәтлек көне” кысаларында, “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” исемле спорт чарасы үткәрелде.
2019 елның 3 апрелендә Зәй шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче 9 нчы урта мәктәбендә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге директоры вазифаларын башкаручы Лаптева Ольга Викторовна һәм “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гареева Ольга Васильевна белән очрашу узды.
Здравушка "тернәкләндерү үзәге балалар һәм әти-әниләре" каршылыкларсыз Кино 2019 "кинофестивалендә булдылар. Көндезге сеанс вакытында «Мир» кинотеатрында балаларга кыска метражлы фильмнар күрсәтелде. Уен, документаль, анимацион фильмнар, роликлар социаль реклама кагылышлы проблемалар инвалидлык, шулай ук тасмалар таратканнар кешеләр белән инвалидлык. Алып баручылар белән бергә, "Здравушки" укучылары фикер алышуда актив катнаштылар.
План буенча, 5 апрель көнне «Яшьләр субкультурасы»дигән методик сәгать оештырылды. Каменская Валентина һәм социаль педагог Сафиуллина Ильмира Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге дәүләт казна учреждениесе тарафыннан үткәрелә торган “Девиант тәртипне профилактикалау чарасы буларак гражданлык тәңгәллеге” квалификация күтәрү курсларында алган белемнәре белән уртаклаштылар.
Соңгы ун елда Россиядә икътисади һәм сәяси үзгәрешләр булды, алар халыкның шактый социаль дифференциациясенә һәм илнең барлык гражданнары өчен уртак рухи кыйммәтләрне югалтуга китерде.