Электрон хезмәтләр – уңайлы!

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Электрон рәвештә күрсәтелүче хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан, Арча районы белем бирү оешмаларының ата-аналар җыелышларында халык белән очрашулар дәвам итә. Шушы көннәрдә мондый очрашулар Ташкичү, Өчиле, Яңа Кишет мәктәпләрендә узды. Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләрен электрон тәртипкә күчерүнең уңайлыгы турында сөйләделәр. Слайдлар ярдәмендә шәхси кабинет ачу һәм гариза бирү тәртибе белән таныштырдылар. Шулай ук очрашуда Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары күрсәтүче хезмәтләр, аларны алу тәртибе һәм шартлары турында да сөйләделәр. Ахырдан кечкенә генә сораштыру үткәреп, сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International