2019 елның 8 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Кошларны ашатырга онытма” дигән акция узды. Акциянең максаты балаларның игътибарын кошларның проблемаларына җәлеп итү, тирә – юнь табигатенә җаваплы мөнәсәбәтләр формалаштыру булды. Акция кошлар турында презентация караудан башланып китте. Балалар нинди кошлар кышлаучы, нинди кошлар күчмә икәнен искә төшереп киттеләр. Акция азагында балалар әниләре белән урамга чыгып кошларның җимлекләренә азык салдылар. Мондый акцияләр белән без тәрбиячеләр балаларда кошларга карата зур кызыксыну тәрбияләү, яхшы гамәлләргә өйрәтү иде.