“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы өлкәннәр белән “Әтиләр һәм балалар” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Безнең заманыбызның төп тенденцияләреннән берсе булып - ата-аналарның үз балалары өчен дус булырга омтылышы тора. Монда бернинди начар нәрсә дә юк кебек, әмма мондый алым барьерларның бетерелүе һәм рольләрнең буталуына китерергә мөмкин. Баласы белән бик якын дус булган ата-ана бала күзлегендә аның белән бер дәрәҗәдә карала һәм шул рәвешле абруйлы булудан туктый. Кечкенә кешегә аның башкачарак булуын, аны саклаучы кеше барлыгын белү мөһим, чөнки бу яклау хисе тудыра. Ата-аналар, бала белән бер дәрәҗәдә булырга тырышып, аның белән теләсә нинди мәсьәләләр буенча киңәшләшәләр, моның белән алар бала тормышыннан өлкәннәрнең мөһим функциясен бетерәләр. Бала борчыла башлый, чөнки аңа “өлкәннәр” проблемасын хәл итү йөкләнә. Кызганычка каршы, бу ике буын арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итми.
Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне тикшерү максатыннан, психолог “График тест” узарга тәкъдим итте, ул 75% очракта балалар белән ата-ана роленең кушылуын күрсәтте. Шуңа күрә психолог катнашучыларга “Мин ата-ана” психологик уенында катнашырга һәм “Ата-бабаларыбызның көче”, “Тамыр хисе” күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте.
Йомгаклау даирәсендә күп кенә ата – аналар берничә ел элек аларның балалары дөньяда булмаган, ата-аналар карары белән генә барлыкка килгәннәр, бу карарны өлкән яшьтәгеләр балаларсыз кабул итүләрен һәм балаларга гаиләнең өлкән әгъзаларына кагылышлы карарлар кабул итәргә ярамаганлыгы турында аңлауларын әйттеләр.