Һөнәрләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгэн балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Үрнәк авылында «Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә» булдылар. Балалар авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә тракторист һәм машинист профессияләре, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгече, пешекче-кондитер, автотранспортны ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтү белгече һөнәрләре белән таныштылар. Өстәлне сервировкалау, салфеткалар төрү һәм татлы күмәчләр пешерү буенча мастер-класслар оештырылды. Балалар бик кәнагать калдылар. Тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән даими таныштыру аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.