Балык Бистәсендә юбилярны котладылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

   8 апрельда Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиуллин Габдельбәр Сибгат улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан,Балык Бистәсе муниципаль районындагы «Доверие – Ышаныч» халыкка Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип  кызыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International