Балтач җирлегендә яшәүче Әсхәтдинова Разыя Әүхәди кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Балтач җирлегендә яшәүче Әсхәтдинова Разыя Әүхәди кызына 6 апрель көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, Балтач шәһәр җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International