Язгы игелек атнасы-безнең илдә ел саен үткәрелә торган акция. Бу көннәрдә төрле учреждениеләр һәм оешмалар социаль әһәмиятле хәйрия чаралары оештыралар. Әлеге акция кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Мөслим аграр көллияте волонтерлары белән кызыклы очрашу узды. Көллият студентлары үз куллары белән сыерчык оялары ясадылар һәм аларны картлар йортына бүләк иттеләр. Интернат-йорт карамагындагылар белән бергә волонтерлар сыерчык ояларын ихатадагы агачларга беркеттеләр. Сыерчыкларның килүен көтәсе генә калды! Өлкәннәр бу шәфкатьлелек акциясен оештыручыларга, күңел җылысы һәм язгы кәеф бүләк иткән волонтерларга бик рәхмәтле булып калдылар.