ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 11 нче апреле көнне Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 9 нчы санлы социаль участогында «Космик ераклыкка» дигән уен-сәяхәт үткәрде. Максат: балаларның космонавтлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, кыюлык, фикерләү, хыяллану, максатчанлыкны үстерү, дуслык, үзара аңлашу, үз илең өчен горурлык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Экояз»

2019 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт сараенда (Казан шәһәре, Мөштәри ур., 9 йорт) «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш конференциясе узды. Бу конференция, оешма оешуга 20 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган иде.   Чарада Теләче районы Социалистик Хезмәт Герое Кәримова Гөлбикә Гали кызы да катнашты.

2019 елның  12 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  Космонавтика көненә багышланган “Җир тирәли 108 минут” дигән чара үткәрелде.

Бүген Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чираттагы бәйрәм! Миңнегулова Җәмилә Миңнехан кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

2019нче елның 12 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы Гүзәл Җиһаншина һәм социаль педагогы Наталья Закирова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекцион сыйныфында 10 укучыга чара уздырды.

Аксубай муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты  учреждениесе хезмәткәрләре демографик вәзгыятьне анализлауда ярдәм күрсәтү максатыннан «Татарстан Республикасы халкының репродуктив тәртибе»

Алексеевск муниципаль районында «Забота» приютында «Кочакланышулар көне» чарасы үтте

Бүген Бөгелмә "Возрождение " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студентлары белән берлектә "Земля в иллюминаторе" танып-белү чарасы булып узды.

Азнакай районында ялгыз яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәрнен һәм инвалидларның социаль хезмәтләргә мохтаҗлыгын барлау, янгынны булдырмау чаралары турында мәгълүмәт бирү максаты белән янгын сүндерү, газ хезмәте, торак-коммуналь хезмәткәрләре, “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан өйләргә йөрү дәвам итә. Комиссия әгъзаләре өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр уздыралар, газ һәм электр җиһазларын куллану буенча белешмәләр тараталар. Бугенге көнгә 1379 йортта шундый эшләр башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International