«Татарстан Республикасы халкының репродуктив тәртибе» темасына сораштыруда катнашу

2019 елның 12 апреле, җомга

Аксубай муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты  учреждениесе хезмәткәрләре демографик вәзгыятьне анализлауда ярдәм күрсәтү максатыннан «Татарстан Республикасы халкының репродуктив тәртибе» темасына сораштыруда катнаштылар.

Бүгенге көндә Татарстанда да, бөтен илдә дә демография проблемасы кискен тора. Социаль хезмәт хезмәткәрләре дә килеп туган хәлгә битараф түгел, шуңа күрә сорашуда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International