2019 елның 12 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә Космонавтика көненә багышланган “Җир тирәли 108 минут” дигән чара үткәрелде. Балаларны Ю.А.Гагарин, космос һәм кояш системасы планеталары турында белемнәрен киңәйтү максаты белән.
Балалар космосның кызыклы вакыйгалары һәм аны буйсындыру белән таныштылар. Дәрестә легендар очучы Ю.А.Гагарин тарихыннан видеофрагментлар кулланылды, аның “Восток” космик кораблендә беренче космик киңлеккә очуы күрсәтелде.
Мастер – класста балалар геометрик фигуралардан ракеталар төзеделәр, барлык эшләр дә бер – берсенә охшамаган булып чыкты.