Тәрәзә төбендәге бакча-елның теләсә кайсы вакытында үзенне ел әйләнәсендә яшел витаминнар белән тәэмин итеп тору өчен менә дигән мөмкинлек. Безнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортта да тәрәзә төбендә яшелчә түтәлләре бар. Өлкәннәребезгә җир белән эшләү һәм үсентеләрне тәрбияләү, үсүен күзәтү ошый. Алар үсемлекләрне зур теләк белән карыйлар.