Бүген Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чираттагы бәйрәм! Миңнегулова Җәмилә Миңнехан кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!
.jpg)
Матур итеп бизәлгән ял бүлмәсенә юбилярның дуслары һәм учреждение хезмәткәрләре җыелды. Миңнегулова З. М. адресына бик күп матур һәм җылы теләкләр яңгырады. Бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырылды. Мөслим кратлар һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы исеменнән Җәмилә Миңнехановнаны директор Шакирянова Г. Г. котлады, хезмәткәрләр башкаруында матур җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Барлык социаль хезмәтләрдән файдаланучыларыбызга сәламәтлек һәм озын гомер телибез.