2019 нчы елның 11 нче апреле көнне Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 9 нчы санлы социаль участогында «Космик ераклыкка» дигән уен-сәяхәт үткәрде. Максат: балаларның космонавтлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, кыюлык, фикерләү, хыяллану, максатчанлыкны үстерү, дуслык, үзара аңлашу, үз илең өчен горурлык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү.
Чара барышында белгеч балаларга кешелекнең Космос киңлеген ничек үзләштерә башлавыы, Космонавтика көне ничек барлыкка килүе һәм ни өчен нәкъ менә 12 апрельдә бу бәйрәмне билгеләп үтүләре турында сөйләде. Балалар беренче космонавт Юрий Гагаринның биографиясе белән таныштылар. Аннан соң катнашучыларга космоска очар өчен ракетка ясарга, кояш системасы планеталары, космик телләрнең үзенчәлекләре турында викторинада катнашырга тәкъдим ителде, балалар космос турында табышмаклар чиштеләр. «Авырлыксызлыкта» күнегүендә ирекле бию хәрәкәтләре башкарылды.
Әлеге сәяхәттән "җиргә” бөтен экипаж уңай хисләр белән кайтты.