1 апрельдә Татарстан Республикасында «Эко яз» санитар-экологик акциясе старт алды, ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты да читтә калмады. Һәр пәнҗешәмбе көнне хезмәткәрләр интернатта яшәүчеләр белән берлектә территорияне җыештырырга чыга. Өмәдә интернат ишегалдын кардан арындыралар, аннары чүп-чар, коры үлән һәм яфраклар җыю башланачак. Акциянең максаты – интернатта тәрбияләнүчеләргә генә түгел, хезмәткәрләрне дә экологик культураны тәрбияләү, табигатьне яратырга өйрәтү.