ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Кечкенә балаларның гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә тылсым иленә кереп чумасы килә. Мондый мөмкинчелек Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләренә насыйп булды, алар янына Чупа һәм Чупс исемле кәмитчеләр кунакка килде. 

2019 елның 12 апрелендә, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, социаль хезмәт алучылар, тыл хезмәткәрләре белән район Мәдәният йортында узган призывник көненә багышланган чарада катнаштылар.

12 апрель-авиация һәм космонавтика көне. Шушы уңайдан балалар белән «Космос һәм космонавтика турында» дигән дәрес үткәрелде.

Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аларда космос турында, космоска беренче очыш турында күзаллау барлыкка килде.

Дәрестә балалар йолдызлар, метеоритлар, кометалар, ясалма иярченнәр белән таныштылар.

Үзләре төсле картоннардан ракета ясадылар.


12
апрель, 2019 ел
җомга

12 апрель 2019 ел

       12 апрель космонавтика  көне. “Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортында” бу көнгә  багышланган чалалар үткәрелә. Социаль хезмәт алучылар өчен “Космоска очу” дигән чара оештырылды. Алып баручы – тәрбияче Родионова Наталья Вячеславовна космонавтика тарихын сөйләде. Беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган шигырьне социаль хезмәт алучылар Юлдашев

Буген Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен махсуз интернат-йортында  халык бәйрәме "Карга боткасы" узды.

2019 елның 12 апрелендә Әтнә балалар китапханәсе базасында “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре космонавтика көненә багышланган “Космос минем күзләрем аша” темасы астында рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның максаты – балаларның игътибарын космос белән кызыксынуга юнәлдерү иде. Балалар бик теләп киләчәктә булачак космик корабльләрне, үзләренең очу җайланмаларын сурәтләделәр һәм космик сәяхәткә киттеләр. Чара азагында белгечләр катнашучыларга иҗади уңышлар теләделәр, татлы призлар һәм китаплар бүләк иттеләр.

2019нче елның 12 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина һәм социаль педагогы Наталья Закирова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекцион сыйныфында  укучыларга чара уздырды.

Көн саен Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында саф һавада йөрү оештырыла. 10 апрель көнне өлкән шәфкать туташы Зарифуллина Г. З. өлкәннәр белән саф һавада «Кеше организымына ультрафиолет  нурларының файдасы» темасына әңгәмә үткәрде. Ультрашәмәхә нурлар  организмда кальций үзләштерү өчен кирәк. Ультрафиолет  нурлары Д витамины  чыганагы. Кальций сөяк  һәм тешләргә кирәк .  Әгәр ул организмда җитәрлек булмаса, өлкән кешенең остеопороз  чире үсеш ала. Социаль хезмәт алучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз сорауларын бирделәр.

12 апрель көнне Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында космонавтика көненә багышланган чара узды. Космос темасы балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Танып-белү шөгыле  тематик әңгәмә формасында узды. «Космоска беренче очыш» темасына презентация карадылар . Арттерапия үткәрдек, космик темага рәсемнәр буядык. Социаль хезмәт алучылар әлеге чарада актив катнаштылар.

Тәрәзә төбендәге бакча-елның теләсә кайсы вакытында үзенне  ел әйләнәсендә яшел витаминнар белән тәэмин итеп тору өчен менә дигән мөмкинлек. Безнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортта да тәрәзә төбендә яшелчә түтәлләре бар.  Өлкәннәребезгә җир белән эшләү һәм үсентеләрне тәрбияләү, үсүен күзәтү ошый. Алар үсемлекләрне зур теләк белән карыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International