Кечкенә кешеләр тормышында кайвакыт зур кайгы була: өлкәннәрнең рәхимсезлеге, ата-аналарның эчкечелеге, гаилә проблемалары. Мондый хәлләрдә бала янәшәсендә ярдәм кулы сузардай, авыр тормыш мизгелләрен кичерергә ярдәм итәргә әзер кешеләр булырга тиеш. Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм балаларны гаиләгә тизрәк кайтару максатыннан приютлар һәм комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белән берлектә уртак чаралар оештырыла.
2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Алексеевск муниципаль районында «Забота» приюты белән берлектә балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Кочакланышулар көне» дигән чара үткәрделәр.