2019 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт сараенда (Казан шәһәре, Мөштәри ур., 9 йорт) «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш конференциясе узды. Бу конференция, оешма оешуга 20 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган иде. Чарада Теләче районы Социалистик Хезмәт Герое Кәримова Гөлбикә Гали кызы да катнашты.