ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эльбадагы легендар очрашу

1945 елның 25 апрелендә Эльба елгасы буенда Торгау шәһәрендә Совет һәм Америка гаскәрләренең очрашуы була. Эльбадагы легендар очрашу Гитлерга каршы тору коалициясенең союзник мөнәсәбәтләрендә иң югары ноктасы булды. Әлеге тарихи датага багышланган чара “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 2019нчы елның 25 апрелендә булды.  Чарада 15 инвалид бала һәм 2 ата-ана катнашты. Тәрбиячеләр Гарипова Р. Ш. һәм Тарасова Е. В. балаларга Эльбадагы легендар очрашуның Икенче бөтендөнья сугышы елларында нацист Германиясенә каршы бергә сугышучы илләр өчен  Сугышчан туганлык символына әверелүе турында сөйләделәр.

2019 нчы елның 24 нче апрелендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль – тернәкләндерү бүлегенең сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә «Без талантлы халык» дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт программасы җыр – бию, уен – көлке белән үрелеп барды.

Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты» администрациясе социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирә.

Җир планетасы-безнең уртак йортыбыз, анда яшәүче һәр кеше, аның барлык кыйммәтләрен һәм байлыгын саклап, аны кайгыртып, кадерләп карарга тиеш.

 

     2019 елның 24 апрелендә «Кайгырту " приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кызыл китап»презентациясен карадылар.

 

     Максат:

1.«Кызыл китап» турында белем бирергә.

2.Хайваннарның һәм үсемлекләрнең  җирдән юкка чыгу сәбәпләрен күрсәтергә.

3.Кызыл китапка кертелгән, юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштыру.

4.Табигатькә дөрес мөнәсәбәт  һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш формалаштыру.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен клуб "Үзенчәлекле дөнья" эшчәнлеге кысаларында балаларны эмоцияләр дөньясы белән таныштыру максатыннан "Елмаюдан бөтен донья яктыра" дип исемләнгән төркемле дәресләр үткәрелде.

2019 нчы елның 22 апрелендә «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе «Ел хәйриячесе-2018» республика конкурсында «Коммерцияле (түләүле) булмаган оешмалар» номинациясендә җиңү яулады.

         Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 22-26 апрельдә уза торган Европа иммунизация атналыгына багышланган чаралар узды. 

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында, бүген, “Чистай шәһәренең “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” хезмәткәрләре тумыштан физик мөмкинлекләре чикле Елена Лаврентьевада кунакта булдылар.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 24 апрелендә Әтнә муниципаль районының " Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә РҮХ табибы-эпидемиологы Гыймадиев Азат Фердинант улы белән очрашу үткәрелде. Ул хезмәткәрләргә 2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр үткәрелүче Европа иммунизация атналыгы турында сөйләде. Очрашу вакытында йогышлы авыруларга каршы иммунизация үткәрүнең әһәмияте турында халыкка җиткерү максаты белән социаль хезмәткәрләргә буклетлар, белешмәлекләр таратылды.  Очрашу ахырында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

“Язгы игелек атнасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участокта 12 бала өчен “Яхшылык дәресе” дигән чара үткәрде. Максат: балаларның рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү, игелеклелек, ихласлык, шәфкатьлелек, ачыклык, “чит” кеше кайгысына сабыр булырга өйрәтү, тормыштан сөенә белү хисе тәрбияләү.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International