Иммунопрофилактика

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты» администрациясе социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирә. 2019 елның 25 апрелендә интернат-йортының яшел залында өлкән шәфкать туташы Сәлимова Зөлфия Сәйфулловна һәм чакырылган кунак – Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече - Корнилова Татьяна Валерьевна белән бергә, Европа иммунизация атнасына багышланган санитар-агарту эше кысаларында лекция үткәрде.

Лекциянең төп максаты - интернат-йорттаяшәүчеләрне «иммунитет», «вакцина» төшенчәләре, «йогышлы авыруларны профилактикалау өчен кисәтү ясала торган прививка» белән таныштыру иде. Төп мәсәләи - үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, прививкалар кирәклеген нигезләү.

Лекция барышында Зөлфия Сәйфулловна актив иммунизация чаралары, прививка эшен оештыру, хәзергевакытта Россия Федерациясендә актуаль булган төп йогышлы авырулар турында сөйләде.

Яшел залда җыелган социаль хезмәт алучылар өлкән яшьтә вакцинация ясау кирәклеге турында актив фикер алыштылар һәм иммунопрофилактика теләсәкайсы яшьтә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International