ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы " акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында,  бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызы Чистай шәһәренең ятим балалар йортына хәйрия акциясен оештырды.

 Арбаш авылында гомер итүче Нәбиуллина Гәүһәрия Җәләлетдин кызына  23 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

    23 апрель 2019ел «2019 ел Театр елы»  уңаеннан  Пучы авылы китапханәсенә өлкәннәр белән сәяхәт. 

2019 елның 23 апрелендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, "Хезмәт" район газетасы баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, яшьармиячеләр Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар.

           Бөек Ватан сугышы вакыйгалары көннән-көн һаман  тарих тирәнлегенә китә. Әмма бу вакыйгалар Бөек Җиңү шатлыгын тулы күләмдә белүчеләр хәтереннән беркайчан да өзелми.

             Бу көннәрдә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган күп кенә чаралар уза. Сугыш елларында Җиңү көнен якынайткан барлык кешеләр дә игътибарсыз калмый.

  2019 нчы елның 23 нче апрелендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Чишмә» фольклор вокаль ансамбле чыгышы ясады.

  22 апрель 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен  Пучы балалар иҗат үзәге концерт оештырачак. 

2019 елның  24 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  балаларны бер – берсе белән якыннан таныштыру максатыннан  уеннар үткәрелде.

Арчаның «Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә балаларның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барыла.

Шул  уңайдан 24 апрель көнне тәрбиячеләр «Терроризмга юк! " дигән чара үткәрделәр.

Бүген, 24 апрель көнне, Артур Афанасьев үзенең утызынчы туган көнен билгеләп үтә. Барлык хезмәткәрләр һәм интернатта  яшәүчеләр аны юбилее белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International