Эльбадагы легендар очрашу

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Эльбадагы легендар очрашу

1945 елның 25 апрелендә Эльба елгасы буенда Торгау шәһәрендә Совет һәм Америка гаскәрләренең очрашуы була. Эльбадагы легендар очрашу Гитлерга каршы тору коалициясенең союзник мөнәсәбәтләрендә иң югары ноктасы булды. Әлеге тарихи датага багышланган чара “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 2019нчы елның 25 апрелендә булды.  Чарада 15 инвалид бала һәм 2 ата-ана катнашты. Тәрбиячеләр Гарипова Р. Ш. һәм Тарасова Е. В. балаларга Эльбадагы легендар очрашуның Икенче бөтендөнья сугышы елларында нацист Германиясенә каршы бергә сугышучы илләр өчен  Сугышчан туганлык символына әверелүе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International