Җир планетасы-безнең уртак йортыбыз, анда яшәүче һәр кеше, аның барлык кыйммәтләрен һәм байлыгын саклап, аны кайгыртып, кадерләп карарга тиеш.
2019 елның 24 апрелендә «Кайгырту " приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кызыл китап»презентациясен карадылар.
Максат:
1.«Кызыл китап» турында белем бирергә.
2.Хайваннарның һәм үсемлекләрнең җирдән юкка чыгу сәбәпләрен күрсәтергә.
3.Кызыл китапка кертелгән, юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштыру.
4.Табигатькә дөрес мөнәсәбәт һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш формалаштыру.
Безнең планетада хәзерге вакытта ярдәм кирәк булган бик күп хайваннар яши. Аларның саны тиз кими, шуның ө чен без мәсәлән ак аюларны, елга бобрларын һәм кар барсларын картиналарда гына күрергә мөмкин булачак. Нәкъ менә сирәк хайваннарны яклау өчен Кызыл китап булдырылган.
Әлеге презентация ярдәмендә балалар дөнья һәм Россиянең Кызыл китабы кайчан һәм ни өчен төзелгәнен белделәр, сирәк хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштылар һәм алар турында мәгълүматлар алдылар.