Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 22-26 апрельдә уза торган Европа иммунизация атналыгына багышланган чаралар узды. Өлкән шәфкать туташы Черняк Елена бу атна дәвамында лекция үткәрде, социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен вакцинация үткәрүнең мөһимлеге турында презентация күрсәтте. Шулай итеп, чарада катнашучылар «Прививка» төшенчәсе белән таныштылар, иммунизация һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен күтәрделәр.