Мөмкинлекләре чикле балалар өчен клуб "Үзенчәлекле дөнья" эшчәнлеге кысаларында балаларны эмоцияләр дөньясы белән таныштыру максатыннан "Елмаюдан бөтен донья яктыра" дип исемләнгән төркемле дәресләр үткәрелде.
Әлеге дәрестә Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәге социаль педагогы Лилия Ремеева балаларны хис-кичерешләр төрлелеге белән таныштырды. Балаларга "Эмоцияне тап", "Эмоцияләрнең сәбәпләре", "Чиксез күнел хисе" кебек күнегүләрдә катнашырга тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә, балалар башка кешенең эмоцияләрен танып белергә, бер-береңне яхшырак аңларга һәм әңгәмәдәшең фикеренә колак салырга өйрәнделәр.
Лилия РЕМЕЕВА
социаль педагог