ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    "Мин хәтерлим! Мин горурланам" дип исемләнгән чарада «Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Батыршин Габбас Шәйхелислам улы һәм тыл хезмәтчәннәре яныны Нурлат шәһәренең яшь гвардиячеләре "Бердәм Россия" партиясе һәм партия тарафдарлары белән берлектә катнаштында визит ясадылар.

2019 елның 25 нче апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шаймурзина И.М. “Беркайчан да сугыш булмасын" дип исемләнгән видеодәрес үткәрде.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Ленинград блокадачысы Исхаков Ринат Сандыковичка Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «БАЛКЫШ «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Равилин Рөстәм Равил улы һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

Бүген «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»да, инструктор ЛФК Зөлфия Нуриева һәм фельдшер Лилия Шаһиева «Игелек маршы. Спорт сөюче Татарстан» дип аталган ачык һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

Вербное якшәмбе, барыннан да элек, гаилә бәйрәме булып тора — бу көнне кунакларга кичке ашка яки үзебезгә кунакка килергә мөмкин. Иң мөһиме-һәр кунакка яки йорт хуҗасына бәхет бүләк итегез.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтендөнья иммунизация атналыгы уздыра. Шул уңайдан, 25 апрель көнне «Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнары специалист-эксперты Әгъзәмова Алинә Рөстәм кызы чыгыш ясады. Чараның максаты - халыкка прививкалар ясатуның әһәмияте, иммунизациянең өстенлекләре хакында аңлату.

25 нче апрель 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Кул бармакларының вак моторикасын үстерү» дигән чара үткәрде.

Иртә безнең учреждениедә иртәнге күнегүләрдән башлана, аны учреждениянең белгечләре көн саен социаль хезмәтләр алучылар белән үткәрәләр. 

 Тугызынчы ел инде «Россия хәйриячесе» Бөтенроссия волонтерлык инициативалары конкурсы старт ала, ул бөтен илдән волонтерларны битараф булмаган актив гражданнар җәмәгатьчелегенә берләштерә һәм Россиядә иреклеләр культурасын формалаштыру һәм волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләрен үстерү максатында үткәрелә. Конкурс кысаларында оештыручылар тормыш сыйфатын яхшырту, төрле өлкәләрдә социаль проблемаларны хәл итү өчен перспективалы әһәмияткә ия булган волонтерларны, коммерциячел булмаган оешмалар лидерларын һәм проектларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүне күздә тотып эшлиләр.

        23 апрель көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче  социаль ярдәм алучыларны коткару  һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International