“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында, бүген, “Чистай шәһәренең “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” хезмәткәрләре тумыштан физик мөмкинлекләре чикле Елена Лаврентьевада кунакта булдылар. Бу очрашу инде традияциягә әйләнде дип әйтсәк тә, хата булмас. Чөнки интернат-йорт специалистлар бу чарага алдан әзерләнәләр, гаиләнең хәлен белеп, кучтәнәчләр белән Еленаның куңелен күрергә тырышалар. Ул да аларны көтеп ала, физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле сөйләшә алмаса да, карашы, үз-үзен тотышы белән шатлыгын уртаклаша. Бүгенге очрашу да дустанә атмосферада узды.