2019 нчы елның 22 апрелендә «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе «Ел хәйриячесе-2018» республика конкурсында «Коммерцияле (түләүле) булмаган оешмалар» номинациясендә җиңү яулады.
2018 нче ел Татарстанда Хәйриячеләр елы дип игълан ителде. Хәйриячеләр хезмәте һәрвакыт хөрмәт ителә. Ачык йөрәкле, башкаларга ярдәмгә ашкынып торган кешеләр дөньяда әле һаман да бар.
Казан шәһәрендә «2018 нче ел хәйриячесе» республика конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Җиде номинациядә хәйриячелек белән шөгыльләнүче 80 компания лауреат булды. Җиңүчеләр арасында яшь волонтерлар– безнең хәйриячеләр-Нигъмәтуллин Марат Рөстәм улы һәм Хаҗиев Азат Өлфәт улы да бар иде. Алар Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белән актив хезмәттәшлек итәләр.
Дөнья кеше тормышына битараф булмаган, ярдәмчел кешеләр кулында. Кайгыртучан булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең ярдәмегез сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кирәк һәм беркайчан да онытылмас.