"Игелек маршы. Спорт сөюче Татарстан" акциясе

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»да, инструктор ЛФК Зөлфия Нуриева һәм фельдшер Лилия Шаһиева «Игелек маршы. Спорт сөюче Татарстан» дип аталган ачык һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

Язгы кояшлы иртәдән интернат-йортта социаль хезмәт алучылар янә саф һавага чыктылар. ЛФК буенча инструктор җитәкчелегендә физик күнегүләр ясадылар һәм төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Әлеге чараның максаты һәм бурычлары булып өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, эмоциональ иминлек формалаштыру өчен шартлар тудыру, өлкәннәрнең үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә сак карашын булдыру, индивидуаль һәм шәхескә карата хөрмәт тәрбияләү, шулай ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International