Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарының Яшь гвардиячеләр белән очрашуы

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

    "Мин хәтерлим! Мин горурланам" дип исемләнгән чарада «Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Батыршин Габбас Шәйхелислам улы һәм тыл хезмәтчәннәре яныны Нурлат шәһәренең яшь гвардиячеләре "Бердәм Россия" партиясе һәм партия тарафдарлары белән берлектә катнаштында визит ясадылар.

    Габбас Шәйхил Ислам улы Сарман районы Мортыштамак авылында 1927 елның 20 декабрендә туган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, I группа инвалид.1934 елда ул мәктәпкә укырга керә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга күчеп килә. 1958 елдан башлап 1963 елга кадәр Габбас Шәйхил Ислам улы КАИның авиация институтында радиотехник факультетында укый. Югары белеем ала. 1944 елның октябреннән 1945 елның 24 апреленә кадәр Тихоокеан флоты составында 25-151 хәрби частендә империалистик Япония белән сугышнда катнаша. Соңгы урын - Казан оптика - механика заводы – инженеры булып эшли. 2006 елның апрелендә Нурлат интернат-йортына торырга керә.

    Активистлар сәламәтлек торышы һәм нинди дә булса ярдәм күрсәтү кирәклеге белән кызыксынды. Ветеранга һәм тыл хезмәтчәннәренә нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International