Максат: балаларга сугыш турында, бу чорда Ватанны саклаучылар нинди кыенлыклар белән очрашуларын, җиңүне ничек каршы алуларын аңлату,туган илгә горурлык һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Катнашучылар: 5 бала. Тәрбияче шөгыльне балаларга Бөек Ватан сугышы турында видеоязма күрсәтүдән башлады. Төрле кадрлар һәм сугыш турында хикәяләр яңгырады. Бүлмәдә тынлык торды. Бөтен балалар да кызыксынып экранга карап утырдылар. Видеодәрестә “Кем ул герой?”, “ Нинди кеше герой була?” дигән сорауларга җаваплар алынды. Сугыш көйләре балаларда сүзләр белән аңлата алмаслык тойгылар уятты.Видео караганда балаларда җәлләү, курку хисләре күзәтелде. Шөгыль ахырында әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга сугыш турындагы авырлыклар һәм бер – берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде.Бу видеоязмаларны караганнан соң, балалар беркайчан да сугыш булмасын дигән фикергә килделәр.