“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Иммунизация” атналыгы узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтендөнья иммунизация атналыгы уздыра. Шул уңайдан, 25 апрель көнне «Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнары специалист-эксперты Әгъзәмова Алинә Рөстәм кызы чыгыш ясады. Чараның максаты - халыкка прививкалар ясатуның әһәмияте, иммунизациянең өстенлекләре хакында аңлату. Үз чыгышында Имунопрофилактиканың кеше гомерен озынайтуда, төрле йогышлы авыруларны юкка чыгаруда  йогынтысы бик зур булуын искәртеп китте.

Чараны йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килделәр, иммунизация инфекциягә каршы яхшы профилактик чара һәм бердән – бер дәвалау ысулы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International