2019 елның 24 апрелендә социаль педагог Смелова Н.А.мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән " Акыл өчен табышмаклар” дигән дәрес үткәрде.Максат: әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру.Зирәклек, логик фикерләү, хәтерүстерү. Дәрестә 3 бала катнашты.
25 апрель илнең тарихи истәлекле көне - радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында һәлак булучыларны искә алу көне алдыннан "Радость" үзәге белгечләре социаль участокта - 6нчы мәктәп базасында мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырдылар.
2019 елның 25 апрелендә “Яшьлек” боз сарае базасында Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Россия чемпионы, “Ак Барс” хоккей командасы составында Гагарин Кубогы иясе Артем Лукоянов катнашында “Игелекле боз” спорт бәйрәме оештырылды. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде.
Балык Бистәсенең "Доверие – Ышаныч»" Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы, Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясенең педагог - оештыручылары волонтерлар белән берлектә "Ветеранга хат яз" акциясе үткәрделәр.
1986 елның 26 апрелендә, Припяти яр буенда кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәт — Чернобыль атом электростанциясендә авария була. Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 25 апрелендә «Изгелек» социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырдылар. Әлеге чарада учетта торучы балигъ булмаганнар катнашты. Чара барышында видеофильм карадылар һәм үз тормышларын куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакаттән коткаручылар алдында безнең түләп бетергесез бурычыбыз турында әңгәмә үткәрелде. Дәрес ахырында балигъ булмаган балалар Чернобыль турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дүәләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фассахова Татьяна Юрьевна мәгълүмати очрашуда катнашты hәм Автозавод районының Ветераннар Советы активы алдында чыгыш ясады.
2019 елның 25 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Тормышта куркынычсызлык” дигән әңгәмә үтте.
“Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Түбән Каманың “Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта “Ачу тотып йөрмәгез, һава шары тотыгыз” дип аталган акция үткәрде. Акциянең максаты: катнашучыларда уңай эмоциональ кәеф формалаштыру, кәеф һәм тормыш активлыгын күтәрү.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы "Мәрхәмәтлек үзәге "дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча районындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Кәримова Алинә Альвиртовна прививкалар турында әңгәмә алып барды.