Күп балалы Йосыповлар гаиләсе «Ел хәйриячесе – 2018 " чарасында катнашты

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә «Ел хәйриячесе-2018» конкурсына йомгак ясалды, бу чарада күп балалы Йосыповлар гаиләсе катнашты. Өч бала әнисе Әлфия «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хисапчы булып эшли. Күп балалы гаилә Казан Кремлендә, музейларда экскурсиядә булды, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында оештырылган концерт программасы карады, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында бәйрәм ашы белән сыйланды. Мондый кызыклы күңел ачу сәфәрен оештырган өчен алар Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А.Зариповага, Сарман муниципаль районы администрациясе башлыгы Ф. М.Хөснуллинга, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р.Сәхиповага зур рәхмәт сүзләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International