25 нче апрель 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Кул бармакларының вак моторикасын үстерү» дигән чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның кул бармакларының вак моторикасын үстерү, хәтер һәм игътибарны яхшырту.
Кул бармакларының моторикасы-бармакларның һәм кулларның вак мускуллары хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтләрне камилләштерү игътибарны, хәтерне, координацияләүне һәм сөйләмне яхшырта. Кул бармакларының вак моторикасын үстерү бармакларда арыганлыктан арынырга ярдәм итә, кулларга яшьлекне кайтара, бармаклар матур форма ала, кан әйләнеше яхшыру нәтиҗәсендә, тире күпкә тыгызая.
Чара барышында кул бармакларының вак моторикасын үстерү өчен «Бармакларны бергә», «Сорауны кабыргасы белән кую», «Менә-борылыш», «Сыгылмалы булу – 90 градус», «Мендәрләрдә», «Кул белән ишү» дигән күнегүләр ясалды.
Социаль хезмәт алучылар күнегүләрне актив башкардылар. Катнашучылар, әгәр күнегүләрне даими рәвештә башкарсаң, үзеңне һәрвакыт көчле һәм энергияле хис итәсең, дигән нәтиҗә ясадылар.
Чарада 12 кеше катнашты.