Игелекле боз

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 апрелендә “Яшьлек” боз сарае базасында Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Россия чемпионы, “Ак Барс” хоккей командасы  составында Гагарин Кубогы иясе Артем Лукоянов катнашында “Игелекле  боз” спорт бәйрәме оештырылды. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде.

Күңелле музыка астында балалар төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, тюбингларда шудылар.

“Ак Барс” хоккей клубы уенчысы Артем Лукоянов рәсеме һәм автографы белән кечкенә призлар тапшыру балалар өчен тагын бер күңелле сюрприз булды.

Мондый гаиләләр көн саен мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыгарга авыр булган кыенлыклар белән очраша, шуңа күрә мондый чараларны үткәрү тормышка мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мондый уеннарда  катнашу  организмны чыныктыра, чөнки физик үсеш теләсә кайсы бала өчен мөһим бит! Ә үзара  аралашу  балаларга уңай кәеф бүләк итә. Иң мөһиме – шуны истә тотарга кирәк, диагноз хөкем карары түгел, тулы канлы тормыш белән яшәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International