1986 елның 26 апрелендә, Припяти яр буенда кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәт — Чернобыль атом электростанциясендә авария була. Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 25 апрелендә «Изгелек» социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара оештырдылар. Әлеге чарада учетта торучы балигъ булмаганнар катнашты. Чара барышында видеофильм карадылар һәм үз тормышларын куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакаттән коткаручылар алдында безнең түләп бетергесез бурычыбыз турында әңгәмә үткәрелде. Дәрес ахырында балигъ булмаган балалар Чернобыль турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.