Яр Чаллы шәһәре «Доверие» үзәгенең Ветераннар Советы активы белән очрашуы

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дүәләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фассахова Татьяна Юрьевна мәгълүмати очрашуда катнашты hәм Автозавод районының Ветераннар Советы активы алдында чыгыш ясады.

Әлеге чарада катнашучыларга “Доверие” үзәге эшчәнлеге хакында, 2013 нче елның 28 нче декабрендәге № 442-ФЗ номерлы “Россия Федерациесендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль закон hәм Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының башка норматив актлары нигезендәге өйдә хезмәт күрсәтү рәвешендәге социаль хезмәт күрсәтү тәртибе hәм шартлары турында мәгълүмат бирелде. Закон нигезендә бушлай социаль хезмәт алу хокукына ия гражданнарның исемлеге, социаль хезмәт алуга мохтаҗлыкны билгеләүче шартлар исемлеге әйтелде. Очрашуда катнашучыларга “Гаиләгә кабул итү” технологиясе турында мәгълүмат бирелде, федераль льготникларга тиешле социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барылды.

Әлеге чарада ярдәмгә мохтаҗ ветераннарны ачыклау, шулай ук патриотик тәрбия бирү кысаларында яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Очрашу уңай нотада тәмамланды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек, ветераннар турында кайгырту һәм игътибар күрсәткәннәре өчен “Доверие” үзәге исеменнән Татьяна Юрьевна Ветераннар Советы рәисе Ходаковская Любовь Михайловнага Рәхмәт хаты тапшырды.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр, аларга Яр Чаллы шәһәренең “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International