2019 елның 24 апрелендә социаль педагог Смелова Н.А.мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән " Акыл өчен табышмаклар” дигән дәрес үткәрде.Максат: әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру.Зирәклек, логик фикерләү, хәтерүстерү. Дәрестә 3 бала катнашты.
Балалартабышмаклар чишүдә актив катнаштылар, иллюстрацияләр ярдәмендә җавапларын таптылар.Табышмаклар төрле темаларга әйтелде.Җаваплар хайваннар, кошлар, яшелчә, үсемлекләр турында яңгырады.Табышмакларда шигъри юллар, әхлакый идеяләр, рухилык тора.Алар бик акыллы, шуңа белем генә түгел , ә зирәклек тә таләп итә.Шуңа күрә балалар үзләренең рухи сәләтләрен, хәтерләрен, игътибарларын, фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр.Табышмаклар сабыйның интеллектын камилләштерергә һәм үстерергә генә сәләтле түгел, шулай ук баланың әхлакый һәм эстетик тәрбиясенә дә ярдәм итә.