"Радость"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эш юнәлешләренең берсе булып балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү тора. Гражданлык һәм патриотизм формалаштыру буенча тәрбия эше төрле тематик чаралар, акцияләр, сугыш ветераннары, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар, шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музейларына экскурсияләр оештыру, хәрби-патриотик клублар белән хезмәттәшлек итү юлы белән үткәрелә.
Балаларның белемнәрен арттыру, ил тарихына карата хөрмәт һәм кызыксыну системасын формалаштыру, үсеп килүче буын хәтерендә Ватаныбызның тарихи истәлеген саклау бик мөһим.
25 апрель илнең тарихи истәлекле көне - радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында һәлак булучыларны искә алу көне алдыннан "Радость" үзәге белгечләре социаль участокта - 6нчы мәктәп базасында мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырдылар.
Быел Чернобыль атом электростанциясендәге авариягә 33 ел тула. 80гә якын бала һәм яшүсмер, шул исәптән социаль хезмәт алучылар да, 1986 елның 26 апреленә каршы төндә кеше цивилизациясе эшләгән дәвердә иң зур техноген һәлакәт – Чернобыль атом электростанциясендә авария булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерү өчен җыелды. Атом-төш һәлакәте нәтиҗәсендә хәзерге заманның иң зур катастрофасы була, ул күп санлы кеше корбаннарына, Украина, Беларусь, Россия территориясенең радиоактив пычрануына китерә.
Чернобыль фаҗигасе турында онытырга ярамый. Чернобыль бөтен кешелек өчен дәрес булды, атом-төш энергетикасының ышанычлылыгы һәм иминлегенә карата таләпләрне җитди яңадан карарга мәҗбүр итте. Без һәрвакыт үз бурычын намус белән һәм кыю үтәгән кешеләрне: станциядә ут белән көрәшкән янгын сүндерүчеләрне, хәрби хезмәткәрләрне, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан төзүчеләрне истә тотарга тиешбез. Аларның күбесе башкалар тормышы өчен үз тормышларын корбан иткән.
Балигъ булмаганнар белән очрашуда якташларыбыз-Санин Владимир Сергеевич җитәкчелегендәге " Чернобыльчеләр Берлеге" иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә шул фаҗигале вакыйгалар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Яшүсмерләр кунакларның батырлык турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, гражданлык бурычларын намус белән үтәгән кешнләрнең, бөтенхалык ихтирамына һәм мәхәббәтенә лаек булуын аңладылар.