Рухи-әхлакый тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында “Надежда” социаль приютында милли почмак оештырылды. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә, тозлы камырдан татар халкының милли ризыклары макетын, папье-машедан самовар, савыт-саба ясадылар, курчакларга милли киемнәр тектеләр.
Иҗади эш барышында шулай ук, районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре хакында да искә алынды. Балалар үзләренең эш нәтиҗәсе белән бик кәнагать калдылар.
.jpg)
(3).jpg)