Балык Бистәсенең "Доверие – Ышаныч»" Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы, Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясенең педагог- оештыручылары волонтерлар белән берлектә "Ветеранга хат яз" акциясе үткәрделәр.
Акциянең максаты яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм тарихи вакыйгаларны искә төшерү.
Балаларның хатларында батырлар буынына соклану һәм җиңү өчен олы рәхмәт сүзләре язылган. Волонтерлар үзләре ветераннарга өч почмаклы хатлар юллады. Язылган хатларны "Доверие - Ышаныч" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр тәгаенләнгән адресатларына тапшырачак.