“Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Түбән Каманың “Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта “Ачу тотып йөрмәгез, һава шары тотыгыз” дип аталган акция үткәрде. Акциянең максаты: катнашучыларда уңай эмоциональ кәеф формалаштыру, кәеф һәм тормыш активлыгын күтәрү.
Белгеч урамда балаларга килеп, аңа елмаю бүләк иткән кешегә төсләре буенча ошаган һава шарына алмашка елмаю бүләк итүләрен сорады. Параллель рәвештә белгеч балалардан “Нәрсә ул игелек?”, “Сез нинди изге эшләр эшлисез?” кебек сорауларга әңгәмә корды. Белгеч балаларга бу дөньяда һәр кешенең игелекле эшләр башкарырга тырышырга һәм берәүне дә рәнҗетмәскә тиешлеге турында сөйләде.
Саубуллашканда белгеч балаларга изге эшләр эшләгез һәм алар сезгә һичшиксез кире кайтырга тиеш, - дигән киңәш бирде.