2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Европада иммунизация атналыгы үткәрү белән бәйле рәвештә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб ярдәмчесе Зиннәтова Руфия Мәгсүм кызы белән очрашу үткәрелде. Әлеге чараны үткәрү максаты – халыкка вакциналар турында мәгълүмәт бирү.
Хәзерге вакытта вакцинация йогышлы авыруларны профилактикалауның алдыңгы ысулларының берсе булып тора. Дөньяда 100 дән артык төрле вакцина җитештерелә. Аларның ассортименты елдан-ел киңәя, бер инъекция өчен 5-6 һәм аннан күбрәк вакцин кертергә мөмкинлек бирүче катнаш препаратлар интенсив рәвештә эшләнә.
Халыкны куркыныч йогышлы авырулардан саклау өчен милли календарь - булдырылды. Бу календарьда йогышлы авырулар, вакцинация үткәрелә торган вакыт һәм яшь күрсәтелгән. Организмны тулысынча нәтиҗәле яклау өчен әлеге календарь нигезендә вакцинация курсы узарга кирәк.
Бүген һәр кешенең үз – үзен куркыныч авырулардан, гади һәм аңлаешлы манипуляция-вакцинация белән саклау өчен уникаль мөмкинлеге бар.
Алга таба Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең филиалы хезмәткәрләре, шулай ук вакцинация мәсьәләләре буенча социаль хезмәт алучылар белән тыгыз элемтә планлаштырыла.
“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясендә катнашты
2019 елның 26 апреле
Алабуганың «Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан һәм туган тел көне кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен чаралар оештырды.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар Яшел Үзән муниципаль районының 9 нчы лицеенда урнашкан Георгий Константинович Жуков исемендәге Бөек Ватан сугышы музеенда булдылар.
2019нче елның 25 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечлэре «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 6 сыйныф укучыларына һәм коррекцион сыйныфында чаралар уздырдылар.
2019 елның 26 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә Кашерова Светлана һәм Самойлова Гөлчәчәк тарафыннан “Камка” дигән иҗади мастер – класс оештырылды.
Бүген Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электрстанциясе һәлакәтенә 33 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә.
Радиация һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне ел саен 26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы вакыйгалар истәлегенә билгеләп үтелә.
2019 нче елның 26 апрелендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова “Волонтер” активистлары белән берлектә “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Җиңү көне уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган ялгыз һәм ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен азык-төлек җыелмасы тараттылар. Әлеге азык-төлек җыелмалары хәйрия фонды тарафыннан бирелде. Өлкәннәр хәйрия фондына рәхмәт белдерделәр.