26 апрель көнне безнең интернат-йортта Чернобыль авариясе корбаннарын искә алу чарасы үткәрелде. Чарада социаль эшләр буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова социаль хезмәт алучылар алдында бу фаҗига турында чыгыш ясады. Китапханәче Алина Артемьева мәгълүмати стенд әзерләде, ә культорганизатор Лилия Лукина «Чернобыль 33 елдан соң » дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтте.
2019 елның 26 апрелендә "Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре һәм социаль хезмәт алучылар " ЧАЭС авариясен бетерүчеләргә хәтер " дигән һәйкәл ачуда катнаштылар
Бүген 28 апрелендә Халыкара календаренда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелде. Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иң яхшы хезмәтне саклау белгечләре»дигән темага викторина булып узды.
Пасха бәйрәме алдыннан «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар белән «пасхаль сувенирлар» эшләү буенча мастер-класс узды.
2019 елның 27 апрелендә директор вазыйфаларын башкаручы Сәләхиева З. З., өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галимҗанова Л. О. Һәм социаль эшләр буенча белгеч Галимҗанова Г. Н. Бүлекчәдә карамакта торучы Хөснуллина Мөстәбширә Ибраһим кызында булдылар. Килүнең максаты әбине 90 яшьлек юбилее белән котлау иде. Мөстәбширә Ибраһим кызы тыл хезмәтчәне, моны аның сугыш елларындагы тугры хезмәте өчен бирелгән мактау грамоталары раслый. “Изгелек” үзәге хезмәткәрләре аңа истәлек бүләге тапшырдылар һәм матур теләкләрен җиткерделәр. Хөснуллина М. И. күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлыклары өчен зур рәхмәтен җиткерде.
.jpg)
2019 елның 26 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында Хузина Алисә Накиповна инициативасы буенча “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрелде.
26 апрельдә Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел уңаена багышланган “ Тукай әкиятләре эзеннән” исеме астында үткәрелгән тематик кичәдә катнаштылар.
Бүген Балык Бистәсе мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган Хәйрия марафоны булып узды.
Балык Бистәсенең Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү узәгендә өлкәннәр өчен Хәйрия акцияләре уткәрү күптән инде матур традициягә әйләнде.Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан өйдә социаль хезмәт курсәтү булекчәсендә социаль хезмэт алучы Боек Ватан сугышы ветераннары очен “Чиста йорт” хәйрия акциясе оештырыла.