Бүген Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электрстанциясе һәлакәтенә 33 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә.
Россиядә Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучыларга багышлап хәтирә чарасы буларак, 24 апрель көнне, «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен интернат-йортның бүлек мөдире Елена Малолеткова "Чернобыль. Сынау көннәре" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Максаты – социаль хезмәтләрдә файдаланучыларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, тарихыбыздагы аяныч вакыйгаларны белүләренә ирешү. Апрель төненә каршы булган вакыйгаларны бар нечкәлекләре белән тасвирлап биргән “Чернобыль: помнить, чтобы жить “ исемле документаль фильмны һәркем тын да алмый, бирелеп карады.
25 апрель көнне «Чернобыль Кайтавазы» дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр 1986 елның 26 апрель төнендә булган фаҗига, аварияне юк итүдә катнашучылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең өлешенә төшкән кыенлыклар турында белделәр.
Хәтер сәгатен йомгаклап, чарада катнашучылар Халыкара радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында корбан булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.