Радиация һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне ел саен 26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы вакыйгалар истәлегенә билгеләп үтелә. Кешелек тарихында иң зур техноген һәлакәт әйләнә-тирә мохиткә, икътисадка зур зыян китерә, күпмеңләгән кешенең тормышын һәм сәламәтлеген какшата. 2019 елның 26 апрелендә Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Үткән чор геройлары турында...» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда ике буын вәкилләре очрашты. Чара башында «Теләче волонтерлары» үзәге координаторы «Авария нәтиҗәләре буенча хәрби-ликвидаторларның батырлыгы " дигән темага чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар күп еллар элек безне радиациядән саклап, сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган батырларның язмышлары турында искә төшерделәр.