2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Европада иммунизация атналыгы үткәрү белән бәйле рәвештә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб ярдәмчесе Зиннәтова Руфия Мәгсүм кызы белән очрашу үткәрелде. Әлеге чараны үткәрү максаты – халыкка вакциналар турында мәгълүмәт бирү.
Хәзерге вакытта вакцинация йогышлы авыруларны профилактикалауның алдыңгы ысулларының берсе булып тора. Дөньяда 100 дән артык төрле вакцина җитештерелә. Аларның ассортименты елдан-ел киңәя, бер инъекция өчен 5-6 һәм аннан күбрәк вакцин кертергә мөмкинлек бирүче катнаш препаратлар интенсив рәвештә эшләнә.
Халыкны куркыныч йогышлы авырулардан саклау өчен милли календарь - булдырылды. Бу календарьда йогышлы авырулар, вакцинация үткәрелә торган вакыт һәм яшь күрсәтелгән. Организмны тулысынча нәтиҗәле яклау өчен әлеге календарь нигезендә вакцинация курсы узарга кирәк.
Бүген һәр кешенең үз – үзен куркыныч авырулардан, гади һәм аңлаешлы манипуляция-вакцинация белән саклау өчен уникаль мөмкинлеге бар.
Алга таба Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең филиалы хезмәткәрләре, шулай ук вакцинация мәсьәләләре буенча социаль хезмәт алучылар белән тыгыз элемтә планлаштырыла.